Татарстанда ябылган кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны ачылганнарыннан артып киткән

2026 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча Казанда кече һәм урта бизнес тармагында уртача хезмәт хакы 58,8 мең сумга кадәр үскән. Шул ук вакытта Татарстанда ябылган кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны ачылганнарыннан артып киткән. Бу хакта бүген мэриядә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда кече һәм урта бизнес тармаганында 84 мең субъект эшли. Шул исәптән 35 мең кече һәм микропредприятие, 347 урта һәм 48 меңнән артык шәхси эшмәкәр. Шулай ук шәһәрдә 170 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. Кече һәм урта бизнес өлешенә шәһәрдә тулаем продуктның 42,5 проценты туры килә, предприятиеләр әйләнеше беренче квартал өчен 400 миллиард сумга якынлашкан. «Кече һәм урта бизнес өлкәсендә әйләнеш буенча уңай динамика сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә күрсәткечләр үсеше белән бәйле. Ул шәһәрнең кече һәм урта бизнес өлкәсендә эшмәкәрлек субъектларының гомуми санының 35 процентын алып тора», – диде Шакиров. Аның мәгълүматлары буенча, Казанда ваклап сату әйләнеше беренче кварталда 256 миллиард сум тәшкил иткән, 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка үсеш күрсәткән. Гомуми туклану әйләнеше 8 процентка – 16 миллиардка кадәр, түләүле хезмәтләр күләме – 7,5 процентка – 84,7 миллиард сумга кадәр арткан.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстанда ябылган кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны ачылганнарыннан артып киткән. Әйтик, 10 мең 140 субъект ябылган вакытта, бары тик 8112 генә эшли башлаган.

– Бу чорда иң күп яңа оешмалар сәүдә өлкәсендә барлыкка килде — 2216, икенче һәм өченче урыннарда төзелеш һәм йөк ташу өлкәләре — 1055 һәм 790, – диде Шакиров. «Ябылган оешмалар арасындагы сораштыру нәтиҗәләре буенча, компанияләрне бетерүнең төп сәбәпләре арасында салым йөкләнешенең үсеше һәм кредитлар буенча югары ставкалар аталды», — дип аңлатты спикер.