Уртача пенсия алу өчен шәхси пенсия коэффициенты күпме булырга тиеш?

2026 елда уртача пенсия алу өчен россиялеләргә якынча 112 шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) тупларга кирәк.

Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин "Газета.Ru"га белән әңгәмәсендә белдергән.

Эксперт искә төшергәнчә, теркәлгән түләү һәм бер шәхси пенсия коэффициенты бәясе ел саен дәүләт тарафыннан индексацияләнә.

Әйтик, 2026 елда ул — 156,76 сумга, ә теркәлгән түләү 9584,69 сумга кадәр арткан. "Иминият пенсиясенең уртача күләме 2026 елда 27 116,59 сумга җитәчәк, бу 2025 ел нәтиҗәләре буенча көтелгән күрсәткечтән 1987,91 сумга югарырак булачак (2025 елда 25 128,68 сум)", — дип билгеләп үткән Балынин.

Икътисадчы ассызыклаганча, 112 шәхси пенсия коэффициенты булган очракта картлык буенча иминият пенсиясе 27 141,81 сум тәшкил итәчәк.