Үрәсбаш авылыннан Андреевлар: Өебездә кич саен гармун тавышы яңгырый, бер генә бәйрәм дә җыр-моңсыз узмый

Үрәсбаш авылыннан Андреевлар: Өебездә кич саен гармун тавышы яңгырый, бер генә бәйрәм дә җыр-моңсыз узмый

Гаилә башлыгы Радим Андреев кулына гармунны мәктәпкә кергәнче үк алган.

Үрәсбаш авылында гомер итүче Светлана һәм Радим Андреевларның уллары Богдан «Туым Жондозы» — «Раштуа йолдызы-2026» керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

Баланың уңышлары, аның сәхнәгә ышанычлы адымнар белән чыгып, уңышлы чыгыш ясавын күрү — әти-әни өчен зур горурлык һәм икеләтә бәхет!

Андреевлар гаиләсендә милли моңнарга мәхәббәт аерым урын алып тора. Светлана ханым матур итеп җырлый, Радим абый гармунда өздерә. Хәзер инде аларга уллары Богдан да кушыла.

«Әнием Фекла ягыннан туганнарыбызның күбесе җырлый, бертуган энем Геннадий гармунда да уйный. Мин үзем дә кечкенәдән сәхнәне яраттым. Яшь чакта уенлыкларда, клубта узган бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп җырлый идём. Тормыш иптәшем Радим белән дә безне җыр-моң кавыштырды. Аның гармунда уйнавы күңелемне җәлеп итте. Өч ел очрашып йөргәннән соң, 1994 елда гаилә кордык», — ди Светлана Борисовна.

Гаилә башлыгы Радим Андреев кулына гармунны мәктәпкә кергәнче үк алган.

«Авылдашыбыз Виктор абый кичке уенлыкларга чыкканда безгә көн саен диярлек керә һәм гармун сузып чыгып китә иде. Аңа сокланып карап торганымны хәтерлим. Шуннан әти миңа авыл кибетеннән 40 сумга гармун алып кайтты. Төймәләренә баса торгач, көйләр чыга башлады. И сөенгән идём шул чакта! Миңа карап, энекәшем Владимир да уйнарга өйрәнде, — дип искә ала Радим абый. — Улыбыз Богдан гармунга тартылгач, мин дә 50 еллык тарихы булган уен коралын эзләп таптым, төзәттереп, яңадан кулыма алдым, онытылган көйләрне искә төшердем. Хәзер өебездә кич саен гармун тавышы яңгырый, бездә бер генә бәйрәм дә җыр-моңсыз узмый».

Богдан Түбән Үрәс урта мәктәбенең 8нче сыйныфында белем ала. Аның тәүге тапкыр зур сәхнәгә адымы беренче сыйныфта була. Укытучысы Эльмира Петрова белән районкүләм хәрби-патриотик җырлар бәйгесенә баралар, 7 яшьлек бала «Яралы кош» («Ранимая птица») җыры белән чыгыш ясап, дипломга ия була. Әлеге бүләк бүген дә гаилә архивында кадерләп саклана.

«Берничә ел җырламый тордым. 2023 елда абыйларның гармун уйнавын күреп, мин дә кулыма гармун алдым. Башта көйләрне дөрес итеп чыгару авыр булды, әмма әти ярдәм итте. Даими шөгыльләнә торгач, өйрәндем. Хәзер рәхәтләнеп уйныйм һәм гармунга кушылып җырлыйм. Өебездә туганнар биргән баян һәм аккордеоннар да бар. Әкренләп аларда да уйнарга өйрәнәм, — ди Богдан. — Миңа керәшен көйләре аеруча якын. Шулай ук эстрада җырларын да яратып башкарам».

2024 елда Үрәсбаш авылы клуб мөдире Оксана Сафарова аны «Туым Жондозы» бәйгесенә әзерли. Ул чакта Богдан район этабында җиңү яулый, Казанда узган республика турында икенче урынны ала. Быел исә үҗәтлек һәм тырышлыкның нәтиҗәсе — беренче дәрәҗә лауреат исеме.

Баланың сәләтен күреп, аны үстерүдә әти-әнисенең өлеше зур. Алар инде бер елдан артык Богданны атнага ике тапкыр Манзарас мәдәният йорты мөдире, үзешчән җырчы Руфинә Филиппова янына дәресләргә йөртә.

«Җыр сүзләрен кечкенәдән тиз отып ала иде ул. Баланың теләге булгач, конкурс-бәйгеләргә дә алып барырга тырышабыз. Сәхнәгә чыгару җиңел түгел: җыр сайлау, репетицияләр, костюм әзерләү — барысы да вакыт сорый. Әмма тырышлык "җимеш"ләрен бирә. Бу юлы Богдан үзенең чиста, яңгыравыклы тавышы белән жюрины сокландырды, — ди әнисе. — Улыбыз спорт белән шөгыльләнә, спектакльләрдә катнаша, яхшы укый. Без аның белән горурланабыз, киләчәктә сәнгать юлын сайлавын телибез. Тик менә әлегә төп игътибар — укуга».

Андреевлар гаиләсе өчен бу җиңү — зур вакыйга. Әмма алар моның белән генә тукталып калырга җыенмый. Алда — яңа бәйгеләр, яңа чыгышлар. Иң мөһиме — гаиләдәге җылы мохит, бер-берсенә терәк булу.

Җыр белән үскән бала күңелендә изгелек, матурлык орлыклары чәчелә. Богданның да киләчәктә үз юлын табып, сәхнәдә тагын да зуррак уңышларга ирешүенә ышанасы килә.