Салават югары белемгә ия булды
Салават Шәмсетдинов — Смәел авылы егете, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәттә.
Шушы көннәрдә Салават Казан технология университетын читтән торып тәмамлап, югары белемгә ия булды, хәрби операциягә кадәр башлаган укуын ташламады.
Нефтьче-инженер һөнәрен үз иткән батыр егетебез Салават Марат улын укудагы уңышлары белән һәм дә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйбыз, яудан да җиңүләр белән кайтуларын телибез.