SuperJob сервисы Казанда кайсы һөнәр ияләренә күпме хезмәт хакы тәкъдим итүләрен тикшергән.
Казанда апрель аенда иң күп хезмәт хакын "Е" категориясе булган машина йөртүче экспедиторларга тәкъдим итәләр. 221 мең сумнан башлап 280 мең сумга кадәр. Моның өстенә торак арендасын да үз өсләренә алырга мөмкиннәр икән.
Икенче урында — сервис инженеры (авыл хуҗалыгы өлкәсендә диагностика белән шөгыльләнүчеләр). 180 мең сумнан башлап акча тәкъдим итәләр.
Өченче урында — шәхси клиникаларда врач-кардиологлар. Кандидатка 150 мең сумнан башлап хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Әлбәттә, үзләрендә дәвалануга ташламалар да каралган.
Гадәттәгечә, рейтингта IT-проектлар белән шөгыльләнүче җитәкчеләргә вакансияләр дә кергән. 143 мең сум һәм премияләр.
Шулай итеп, иң күп хезмәт хакы тәкъдим ителүче өлкәләр һәм һөнәрләр булып сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзелеш, сату, IT тармак, югары квалификацияле эшчеләр һәм машина йөртүчеләр санала.
Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.