Торак төзелеше, социаль-мәдәни өлкә һәм инфраструктура объектлары программаларының гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
18 апрельгә файдалануга торак тапшыру планы республикада 52%ка үтәлгән, 1 млн 636 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 58%ы тапшырылган — бу гомуми мәйданы 600 мең кв. метр чамасы булган 66 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 38%ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 108 йортның гомуми мәйданы 57 мең квадрат метрдан артыграк булган 10 объекты төзелеп беткән.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 978 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 49%ы.
Аннары министр аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ятим балалар арасында быел 641 алучы бар. Сатып алулар буенча дәүләт комитеты тарафыннан федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49 торак урын сатып алу өчен аукцион урнаштыруга заявка килештерелгән.
Киләсе категория — 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. Быел 23 торак алучы бар. Бүгенге көндә 2 мең 340 кв.м мәйданлы торак урыннар алуга барлык 23 сертификат рәсмиләштерелгән. Республика Дәүләт торак фонды торак алучылар өчен торак урыннар сайлап ала.
Яшь гаиләләрдән 61 торак алучы бар, шулардан субсидия акчаларын 9 гаилә тоткан, калган гаиләләр торак базарында фатир сайлауларын дәвам итә.
Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр — бу категориягә быел 3 кеше керә. Бүгенге көнгә 2 сертификат рәсмиләштерелгән.
Социаль объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасының 14 объекты буенча контрактлар май аена төзеләчәк.
«Мәгариф» тармагы буенча быел 7 гомуми белем бирү оешмасы гамәлгә ашырылачак, шуларның берсе буенча дәүләт контракты төзелмәгән — бу Казандагы мәктәп. Контрактны төзүнең планлаштырылган датасы — 24 апрель. Эшләр тулаем алганда 29%ка үтәлгән. Алты объектта эшләр дәвам итә. Моннан тыш, агымдагы елда мәгариф объектлары исемлегенә 3 балалар бакчасы керә. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 39%ка үтәлгән.
«Сәламәтлек саклау» тармагына керә торган стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү эшләре планлаштырылган эш күләменең 33%ын тәшкил итә.
Спорт министрлыгы белән берлектә 14 объект төзелеше буенча программа чаралары гамәлгә ашырыла. Ябык футбол манежларын төзү буенча үтәлеш бүгенгә карата 11% тәшкил итә. Подрядчылар Менделеевск районында урнашкан бер универсаль спорт мәйданчыгында эшлиләр.
Зур спорт объекты — Футболны үстерү үзәге төзелеше буенча үтәлеш 68% тәшкил итә.
Өч боз аренасы төзелеше буенча эшләр 13%ка үтәлгән.
«Мәдәният» тармагы буенча быел 7 объект гамәлгә ашырылачак. Бу 3 күп функцияле үзәк төзелеше, аларның үтәлеше 53% тәшкил итә һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 4 балалар сәнгать мәктәбе төзелеше, алар буенча үтәлеше 14% тәшкил итә.
Экология өлкәсендә агымдагы елда Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Биредә гомуми эш күләменең 93%ы башкарылган.
Яшьләр сәясәте тармагы буенча быел 7 объект гамәлгә ашырыла.
Балаларны савыктыру лагерьларын төзү эшләре планлаштырылган күләмнең 33%ы үтәлгән. 5 объектта эшләр дәвам итә.
Башка республика программалары кысаларында быел 27 объект гамәлгә ашырыла. Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 37%ка үтәлгән. 20 объектта эшләр бара. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше буенча үтәлеш 36% тәшкил итә.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча агымдагы елда 51 җәмәгать территориясен гамәлгә ашыру планлаштырыла. Зеленодольск районында 1 объект эшкә алынган.
Быел республиканың инженерлык инфраструктурасы 8 федераль һәм республика программалары кысаларында модернизацияләнә. Чистарту корылмаларын модернизацияләү, казаннарны алмаштыру һәм урамнарны яктыртуны торгызу буенча республика программалары объектлары буенча контрактлар төзелгән. Контрактация май ахырына кадәр газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү программасы буенча планлаштырылган.
Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча 43 объект буенча контрактлар төзелгән. 19 объект буенча контрактация апрель ахырына кадәр планлаштырылган, калган 31 объект буенча контрактларны июнь ахырына кадәр төзү планлаштырыла.
Федераль өлеш буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында 9 объектны һәм «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» проекты кысаларында 17 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча үтәлеш 10% тәшкил итә. Эшләр өч объектта алып барыла.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында эшләр башкару планлаштырылган күләмнең 17%ын тәшкил итә. 15 объектта эшләр бара.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 9%ка башкарылган. Алты объектта эшләр дәвам итә.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы җитештерүдә имгәнү темасына аерым тукталды. Соңгы ике атна эчендә техник төзексезлек аркасында гидравлик күтәргеч кәрзине төшү нәтиҗәсендә бер авыр очрак булган.
Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куймау максатыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар һәм контроль-күзәтчелек органнары төзелеш мәйданчыкларын даими нигездә тикшерәләр.
Агымдагы ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 819 тикшерү уздырган, шул исәптән 497се төзелеш объектларына барып. Тәртип бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 442 тапкыр кулланылган.
Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 382 тикшерү оештырылган, аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 156 карар чыгарылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре ел башыннан бирле 679 тикшерү уздырган. Гомумән алганда, алар тарафыннан 1436 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 1302се төзәтелгән.
Хәзер контроль-күзәтчелек органнары хезмәтне саклауны гына түгел, ә республикада уздырыла торган санитар-экологик ике айлык кысаларында санитар нормаларның үтәлешен дә тикшерә.
1 апрельдән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 98 тикшерү уздырган, алар барышында 11 хокук бозу очрагы ачыкланган. Ведомство белгечләре тарафыннан 3 беркетмә төзелгән, шул исәптән 1 юридик һәм 2 вазыйфаи затка. Кайбер беркетмәләр рәсмиләштерү стадиясендә.
Заказ бирүчеләргә, төзүчеләргә, контроль-күзәтчелек органнарына һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына төзелеш мәйданчыклары территорияләрендә чисталык һәм тәртип саклауга, шулай ук хезмәтне саклау таләпләренә контрольне көчәйтергә кирәк.