Киләсе елларда БДИ 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак

Россиядә бердәм дәүләт имтиханы алдагы елларда 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак.

Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу Россия Президенты карары белән беркетелгән һәм даими нигездә эшләячәк.

"Моңа Президент боерыгы бар, һәм ул сроксыз. Моннан соң һәм аннан соңгы елларда без имтихан кампаниясен 1 июньнән дә иртәрәк башлап җибәрә алмыйбыз», – диде Музаев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.