Казанда 94 яшьлек пенсионерны алдаган мошенниклар курьеры тоткарланган

Казанда 94 яшьлек ир-аттан акча урлаган мошенникларның курьеры тоткарланган.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләр бабайга шалтыратып, үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре итеп таныштырган. Алар пенсионерны акчаларын «саклап калу» өчен декларацияләргә һәм курьерга тапшырырга кирәк дип ышандырган.

Мошенниклар күрсәтмәсе буенча, өлкән яшьтәге ир-ат 190 мең сум акчаны билгесез кешегә биреп җибәргән.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада шикләнелүченең эзенә төшкән. Нәтиҗәдә, курьер ролен башкарган 18 яшьлек егет тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары бу схемага катнашы булган башка кешеләрне эзли.

Полиция гражданнарны тагын бер кат сак булырга чакыра. Билгесез кешеләргә акча бирергә яки күчерергә ярамый. Әгәр телефон аша «куркынычсыз счетка» акча күчерергә кушсалар, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм полициягә хәбәр итәргә киңәш ителә.