Түбән Кама мэры халыкны эвакуацияләү турындагы хәбәрләрнең ялган булуы турында әйтте

Түбән Кама мэры Радмир Беляев Түбән Кама «Нефтехим»дагы янгын аркасында халыкны эвакуацияләү турында ялган хәбәрләр таралу турында кисәтте.

Хәбәрләрдә янәсе кология хезмәтләре белгечләре һаваның пычрануын ачыклаган һәм шәһәр хакимияте тарафыннан халыкны вакытлыча эвакуацияләү турында карар кабул ителгән, дип сөйләнелә. Хәбәрләр Беляев исеменнән таратыла.

"Белгечләр хәзер блокировка белән шөгыльләнә", — дигән Беляев.