Узган төнне Татарстан территориясе һәм Россиянең тагын берничә төбәге өстендә Украина пилотсыз очкычларын тотып алып юк иткәннәр. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.
ПВО дежур чаралары очкыч типтагы 127 пилотсыз очкыч аппаратны бәреп төшергән. Дроннар Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Орлов, Смоленск, Ростов, Волгоград, Әстерхан, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Кырым Республикасында, шулай ук Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләрендә ачыкланган.