Район өлкәннәренең актив гомер озынлыгы спортка да бәйле

Күптән түгел Казанда Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Өченче буын” пенсионерлар Спартакиадасының финал ярышлары үткәрелде.

Ул быел республикада уналтынчы тапкыр оештырылды. “Актив гомер озынлыгы” дәүләт программасы кысаларында уза торган әлеге чара өлкәннәр арасында физкультура һәм спорт кыйммәтләрен пропагандалау һәм популярлаштыру, өченче буын вәкилләрен сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, аларның саулыгын ныгыту максатларын алга куя. Спартакиада ел саен ике этапта үткәрелә. Аның беренчесе районнарда узса, икенчесе республикакүләм спорт сөюче өлкәннәрне очраштыра.

Ул җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, дартс, ГТО нормативларын тапшыру, катнаш эстафета, гимнастика кебек спорт төрләре буенча оештырыла. Спартакиадада ел саен безнең район өлкәннәре дә актив катнашалар. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов җитәкчелегендәге район данын яклаган Венер Вәлиев, Дилүс Гомәрев, Альберт Корбыев, Галия Гәрәева, Римма Каюмова, Әлфисә Асылгәрәева, Рамил Тимербаев, Зөлфия Фәттахова, Раян Әхмәтбаев үз категорияләрендә уңышлы чыгыш ясаганнар. Шәхси беренчелектә Рамил Тимербаев җиңел атлетика буенча – икенче, Зөлфия Фәттахова йөзү буенча – өченче, Венер Вәлиев өстәл теннисы буенча икенче урынны яулаганнар. Барлык спорт сөюче өлкәннәребезне дә тәбрикләп, киләчәктә аларның тагын да зуррак үрләр яулауларын телибез.