Бәхетсезлеккә юлыгып, бүген күрми башлаган кешеләр, балалар, аларның әти-әниләре кая мөрәҗәгать итә ала?
«ВТ» журналисты соравына Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан җавап бирде.
– Кемдер кинәт кенә күрү сәләтеннән мәхрүм була икән, бу – зур фаҗига. Мин моны беркемгә дә теләмәс идём. Безнең Татарстанда да, гомумән, ил буйлап та сукырлар җәмгыятьләре, бүлекчәләр бар. Казанда, Серов урамындагы 7 нче йортта тернәкләндерү-мәдәни үзәге дә эшли. Анда китапханә дә, башка бик күп мөмкинлекләр дә бар. Компьютерны, телефонны үзләштерергә махсус курсларда ярдәм итәләр. Махсус хәрби операциядә күрү сәләтен югалткан кешеләр дә шунда килә.
Күпләр башта югалып кала. Тик мондый вакытта югалып калырга ярамый. Мәскәү янындагы Волокаламск шәһәрендә тернәкләндерү үзәге эшли. 2–3 айга барып кайтырга була. Анда яраклашу өчен мөмкинлекләр тудырыла. Мондый үзәкләр элек сугышта сукыраеп кайтучылар өчен ачылган булган. Аннары инде тормышта да күрмәүчеләр өчен махсус программалар кирәклеге ачыклангач, үзәк үз эшен дәвам итә. 1984 елда мин Алтай краенда шундый үзәктә булдым. Анда ашарга пешерергә, кер юарга, тегәргә, агач эшкәртү, слесарь хезмәтенә дә өйрәттеләр. Без эшли алмый торган эшләр күп түгел. Машина гына йөртә алмыйбыз. Мин күрмәүчеләр арасында башыннан ахырына кадәр үзе йорт күтәргән кешеләрне дә беләм, диде җырчы.