16–28 февраль көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә «Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дигән парламент дәресләре уза.
Чара хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советында.
Педагоглар билгеләп үтүенчә, проект яшьләрне хокукый яктан агарту һәм патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Дәресләр кысаларында укучылар депутатлар эшчәнлеге, закон чыгару процессы белән таныша, эшлекле уеннарда һәм ачык әңгәмәләрдә катнаша.
Проект 2009 елдан бирле үткәрелә һәм быел 18 нче тапкыр оештырыла. Ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Моннан тыш, 2 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре буенча конкурслар үтә. Йомгаклар апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан игълан ителәчәк.