Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңү парадында тантаналы чараларга әти-әнисе белән килгән Акбарс исемле малай белән танышты.
Бу хакта республика җитәкчесе МАХ каналында хәбәр итте.
«Бүген Җиңү парадында Акбарс исемле малай белән таныштым! Хоккейда көтеп калабыз», — дип уртаклашкан Татарстан лидеры.