4 көнлек эш атнасына күчү ихтималын аңлаттылар

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, Россия билгеле бер вакыттан соң 4 көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин. Ләкин бу күчеш акрынлап кына һәм дәүләт тарафыннан катгый төстә җайга салмыйча гына хәл ителергә тиеш.

Нилов билгеләп үткәнчә, бу хакта беренче тапкыр 2019 елда Халыкара хезмәт оешмасы конференциясендә Дмитрий Медведев сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, барысы да акрынлап кына хәл ителергә тиеш, дәүләтнең бу мәсьәләне җитди төстә җайга салуы кирәкми.

Парламентчы фикеренчә, 4 көнлек эш атнасын кертү кереме җитештерелгән продукция, күрсәтелгән хезмәт күләменә бәйле булган хезмәткәрләргә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә моңа юл куярга ярамый. Ул шулай ук төшеп калган хезмәт сәгатьләре өчен түләүне эш бирүчеләр җилкәсенә өеп калдырырга ярамавын да басым ясап әйткән. Нилов билгеләп үткәнчә, бүген бизнес моңа әзер түгел, шуңа күрә эш бирүчеләр төшеп калган көн өчен акча түли алмый.

Шул ук вакытта, комитет башлыгы искәртеп үткәнчә, кайберәүләр 4 көнлек эш атнасын куллана да инде. Мәсәлән, өйдә торып эшләүчеләр. Аның сүзләренә караганда, хезмәт базары атнасына 4 көн эшләүгә акрынлап кына җайлашырга тиеш. Әмма кайбер һөнәрләр һәм оешмалар аңа берничек тә күчә алмый.

Нилов аныклап үтүенчә, 4 көнлек эш атнасы офис хезмәткәрләре, журналистлар өчен кулай булса, корыч коючылар яки табиблар болай эшли алмый. Хезмәт базары мондый тәртипкә кайчан күчәсен үзе билгеләргә тиеш, дип йомгак ясаган Нилов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

TOP