Татарстан прокуратурасы махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең 22 яшьлек улына 3 миллион сумнан артыграк күләмдә түләү алырга ярдәм иткән.
Бу хакта “Татар-информ” күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына таянып яза.
Саба районы прокуратурасы уздырган тикшерү материаллары нигезендә, егетнең әтисе 2023 елның апрелендә һәлак булган дип танылган. Шуңа да карамастан, СВОда катнашучының улына тиешле түләү бирелмичә калган. Бер тапкыр түләнелә торган пособие, иминият түләве, шулай ук федераль түләү бары тик әбисе, бабасы һәм энесенә генә күчерелгән. Иминият компаниясе моны егетнең суд карары чыгу көненә инде эшләгән булуы, ягъни иждивениедә тормаган булуы белән аңлаткан. Әмма күзәтчелек ведомствосы билгеләгәнчә, әтисенең һәлак булуын тану көненә егет әле техникумда укыган, ягъни иждивениедә булган.
Туганнары егеткә үз ихтыяры белән акча күчерүдән баш тарткан. Шуңа күрә прокуратура аларга күчерелгән сумманың бер өлешен егеткә бирү турында судка дәгъва җибәргән. Дәгъва таләбенең гомуми күләме 3,3 миллион сум чамасы тәшкил иткән. “Мөрәҗәгать итүченең хокукы торгызылды. Бу сумма тулы күләмендә түләтелде”, – диелгән Татарстан прокуратурасы хәбәрендә.