Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм районның эшчәнлеге, киләчәктә гамәлгә ашачак проектлар белән таныштырды.
(24 апрель, “Апастово-информ”).
Кытайдан килгән инвесторлар җитештерү проекты буенча сөйләшү алып барды. Аларның максаты – биредә завод төзү.
“Без Апас җирлегендә Кытай Халык Республикасыннан хезмәттәшләр белән очраштык, индустриал паркны күрсәттек. Аларның биредә керамик плитә җитештерү заводы төзү уе бар. Кунаклар мәйданчыкта булды. Хәзерге вакытта сөйләшүләр бара”, — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Зәмдиханов.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең чыгышында гамәлгә ашырылган инвестицион проектлар турында сөйләде, районның истәлекле, тарихи урыннарына һәм мәдәниятенә тукталды. Киләчәктә булачак инвестицион проектлар белән таныштырды. “Каратун”, “Турай” сәнәгать паркы турында мәгълүматлар бирде. Апас районының җитештерү өчен уңайлы җирлек булуын һәм аның сәбәпләрен билгеләп узды. Шулай ук Тәтеш өязендә туып, Кытайда танылган сәясәтче, тәрҗемәче, идарәче, җитәкче, шәһәр губернаторы булып эшләгән Борһан Шаһиди турында мәгълүматлар бирде.
Инвесторлар районның аграр көллияте, эш шартлары белән дә танышты, укучылар, хезмәткәрләр белән очрашты.