Казанда 13 яшьлек кызны йөк машинасы бәргән мизгел видеога эләккән

Казанның Дәүләт автоинспекциясе 13 яшьлек кызны йөк машинасы бәргән мизгеле төшергән видео урнаштырган.

Юл-транспорт һәлакәте бүген 12:50дә Әмирхан һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә килеп чыккан. Уңга борылганда 29 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм юл аркылы чыгучы кызга юл бирмәгән.

Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган зыян күрүчене ашыгыч рәвештә республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Булган хәлнең нечкәлекләре ачыклана.