Яңа контроль-хисап палатасы рәисе сайланды

Фәретдинова Гөлшат Тәзбир кызы Сарман муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе итеп сайланды.

Ул 1975 елның 25 маенда Түбән Ләшәү авылында туа. Югары белемле. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә икътисадчы белгечлеге ала.

Хезмәт юлын “Нөркәй” совхозында кассир булып башлый. 25 ел федераль салым хезмәте органнарында эшли. 2022 елдан “Үзәкләштерелгән бухгалтерия” бюджет учреждениесендә әйдәп баручы бухгалтер хезмәтен башкара. Россия Федерациясе дәүләт гражданнар хезмәтенең 3 класслы киңәшчесе.

Бер ул һәм кыз тәрбияли.