Автобус БПЛА һөҗүменә эләккән: өч кеше зыян күргән

Белгород өлкәсенең Дубовое бистәсендә пассажир автобусына пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә өч кеше яраланган.

Ир-ат һәм хатын-кызның беләкләренә, кулларына һәм аякларына кыйпылчыклар тигән. Тагын бер хатын-кызның йөзе һәм күзләре яраланган.

Өч зыян күрүченең дә хастаханәгә озатылганы хәбәр ителә.

Һөҗүм нәтиҗәсендә автобус һәм тукталыш комплексының пыяла өлешләре дә зыян күргән.