Бүген районыбызның Субаш авылында шаулап-гөрләп Тройсын бәйрәме бара.
Борынгыдан килгән бу матур йола ел саен үткәрелеп килә. Ә быел ул республикакүләм чара буларак уза.
Бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Фатхуллин, Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай Павлов та катнашты һәм чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасын вокаль ансамбльләр, фольклор коллективлар, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Татьяна Ефремова һәм күңелле уеннар бизәде.
Торойсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул — Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне. Ышанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу апостолларга изге тын иңә. Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртә, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган.