«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен эшли башлады

Россия – АСЕАН саммиты кысаларында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Халыкара форумда катнашучылар өчен әзерләнгән экспозиция дистәләгән предприятиене, фәнни оешмаларны берләштерде.

Мәйданчыкта сәнәгать, медицина, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәләрендәге проектлар тәкъдим ителгән. Югары экспорт потенциалына ия Татарстан компанияләре эшләнмәләре Чит ил делегацияләрендә аеруча кызыксыну уятты.

Эчке экспозицияне бүген карарга мөмкин, ә күргәзмәнең урамдагы өлеше шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшен дәвам итәчәк.