Бу хакта язучы, журналист Равил Сабыр хәбәр итте.
«Безнең яраткан Нәфисәбез 20 июльдә китеп барган...
Бик озак авыруы белән көрәште, бирешмәскә тырышты, тормышны, кешеләрне бик ярата иде... », дип хәбәр итте Равил Сабыр.
Нәфисә Сабирҗанова – шагыйрә, тележурналист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы иде.
Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун...
Хушлашу мәрасиме 21 июльдә, Әлмәтнең Үзәк мәчетендә (Мәрҗани ур., 82а) узачак.