Татарстанда быел 2,4 миллионга якын кешегә гриппка каршы вакцина ясарга җыеналар

Татарстанда грипп һәм ОРВИ сезонына әзерләнәләр. Вакциналарның беренче партияләре республикага август ахырында – сентябрь башында кайтып җитәчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.

«Гамәлдәге санитария нормаларын һәм эпидемия сезоны кагыйдәләрен исәпкә алып, безгә халыкның 60 процентын вакцинацияләргә кирәк, бу – Татарстанда яшәүче 2,4 миллионга якын кеше дигән сүз. Вакциналарның беренче партияләре республикага август ахырында – сентябрь башында кайтып җитәчәк», – диде ул.

Министр әйтүенчә, вакциналарның составын яңартканнар. «Балаларны, йөкле хатыннарны, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, хәрби хезмәткә чакырылучыларны, хроник авырулары булганнарны, шулай ук табибларны һәм укытучыларны бушлай вакцинацияләү каралган. Прививканы яшәү, уку яки эшләү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин булачак», – диде Альмир Абашев.

Министр сүзләренә караганда, прививканы ноябрьгә кадәр ясату әйбәтрәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.