Чаллыда полиция полковнигы СИЗОга җибәрелде

Чаллыда полиция полковнигы СИЗОга җибәрелде

Суд хәбәр итте.

Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең тикшерү часте башлыгы урынбасары Елена Ганиева сак астына алынды. Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Ганиева җинаять эшендә дәлилләрне фальсификацияләгән.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Ганиеваның счеттагы акчаны «тере» акчага әйләндерү эше буенча шикләнелүчеләрнең берсеннән сорау алу беркетмәсенә аңлы рәвештә ялган белешмәләр кертүе турында язган иде.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Чаллы полициясенең берничә хезмәткәре җаваплылыктан качарга ярдәм иткән.

Чаллы шәһәр суды Елена Ганиевага карата сак чарасын билгеләде.

Шикле Ганиева 6 июньгә кадәр Минзәлә СИЗОсына җибәрелде. Полковник 43 яшьлек туган көнен дә шунда уздырачак.