Лариса Кибякова: «Уйламаганда чукашларга килен булып төштем»

Лариса Кибякова: «Уйламаганда чукашларга килен булып төштем»

Балык Бистәсе районыннан Лариса Кибякова үзенең килеп булып төшүен, туй йолаларын язды.

Кыз баланың кияүгә киткәнче башта бирнә әзерлисе бар бит әле аның, бу эшкә әниемнең «сез кияүгә киткәч өй киендерергә булыр» дип кашагалык, чаршаулык материаллар алганын хәтерлим әле. Ә чигү эшләрен бик яратып үзем чиктем мин. Казанда укыганда укудан кайта идём дә телевизор карап рәхәтләнеп чигеп утыра идём. Настя түтием орыша иде инде: «Нәрсә дип күз бетереп чигеп утырасың», – дип. Ә мин барыбер чиктем. 2 тәре алды, ике өйгә дә 9 пар тәрәзә пәрдәсе, 2 тәре бистәре, әткей белән әнкейгә 2 бистәр, «Симек» бәйрәменә, көрәш батырына килен бистәре чиктем.

Ирем белән өйләнешүебез дә кызык кына килеп чыкты. Авылыбызның чукашлар малае Иван белән бер ел йөргән идек инде. Ул көнне «Симек» бәйрәменнән сүзгә килеп төштек, урманнан җәяү, елап төштем дә үпкәләп кереп йокладым.

Ә «Симек» бәйрәменнән матур гына кызып төшкән Тукран Питер җизниләр чукашларга чәй эчәргә кергәннәр дә, «давай Иванны өйләндерәбез» дип кыстый башлаганнар, шулай итеп чукашлар чөмәрләргә кыз сорарга килеп менмәсеннәрме!? Мин йоклап ятам, уятып алып чыктылар да «әйдә, сине алырга килдек», диләр. Мин әзерләнә башладым инде. Маманың сүзе каты булды: «Миңа җылап кайтасы булма», – диде. Чәйне мама куйганчы җизниләр куеп җибәргәннәр иде инде, ә папаны фермадан Вася дәдәй менеп алган кыз алырга мендек дип. Менә шул уйламаганда чукашларга килен булып төштем дә инде.

Алай да мама тәре үптереп чыгарып җибәрде әле безне, тошкәчтә өстәлләренә ябарсыз дип өстәлгә җәймә, бит сөртергә пич каршыларындагы колгаларына эләрсең дип бистәр бирде. Мине озата шактый гына кеше төште, урамны гөрләтеп гармун белән җырлап төштек.

Ә ишектән безне әни каршы алды, аяк астына тун салып шунда бастырдылар, ипи-балдан авыз иттерделәр. Кунак 1-2 сәгать җырлар белән үрелеп барды. «Иртәгә килен коймагы пешерәсең була инде» дип миннән көлделәр әле кызлар. Мин куркып калдым инде, ничекләр пешерермен дип. Ә иртәдән без торырга әни инде авызын ерып тәмле коймаклар белән безне каршы алды, озак та көттермәде бәчкә «яшь әби килен коймагы ашарга кердем», дип елмаеп килеп керде. Мактап та эчтеләр инде чәйне минем «пешергән» коймаклар белән.

Туй бер айдан соң гына булды әле, ә өйне алданырак кызлар белән киендердек. Өй киендергәндә әгәр дә берәр әйберне кире ягы белән ялгыш эләсең икән аны дөресләп элергә ярамый диде әни, карап кына элегез диде. Тәре алдының чиккән чәчәкләрнең сул ягын әйләндереп карады дөрес чикте микән диптер инде. Дорес иде, тәре алды чигешендә бер нинди төен дә булырга тиеш түгел иде.

Туйда әткей белән әнкейгә бистәрләрне тактык та алар гармуннар белән җырлашып кодаларны алырга менеп киттеләр, озак та үтмәде чемоданнар күтәреп аш белән җырлашып кодаларны алып та кайттылар. Капка төбендә кодалар каршылау сөйләп тә бетерерлек түгел, үзе бер китап язарлык.

Шуннан ойгә узды кодалар, без инде өстәл башында түрдә утыра идек, әнкей әкрен генә куша торды, кодалар үз урыннарына утыра тордылар. Башта әнием белән әтиемне утырттылар төп кодалар дип, аннан аргышлар дип әтиемнең олы дәдәсе белән Танечка җиңгине, шулай хәрберсен кодалар-кодачалар дип утыртып чыктылар.

Туйда Настя түтинең сүзләре исемдә калган, «күз бетереп ник чигәсең бу пәрдәләрне», дип сүккән идём, мондагы матурлыкны күрегез әле сез диде, үз куллары белән чикте дип мактады. Шушындый матур ак бәхетләр телим сезгә, диде.

Менә шушындый йолалар белән кияүгә киттем мин. Ә клубта эшли башлагач иң беренче фольклор эшем «Туйда аш чыгару»күренеше булды. «Кодалар каршылау», «Өй киендерү» күренешләрен дә фестивальләрдә күрсәтеп югары дәрәҗәдәге дипломнар алдык. Кәбен койдыруны Керәшен йорты каршындагы чиркәүдә койдырдык.