«Вакцина һәм профилактика юк, иң мөһиме – скрининг»: Татарстанда С гепатиты вазгыяте

«Вакцина һәм профилактика юк, иң мөһиме – скрининг»: Татарстанда С гепатиты вазгыяте

С гепатиты – киң таралуы һәм җитди нәтиҗәләре аркасында бөтен дөньяда актуаль авыру. Ел саен аны йоктырган кешеләр саны дөньяда 2 миллионга арта. Гепатитның сәламәтлеккә нинди нәтиҗәләр булуы һәм аңа каршы көрәштә Татарстан медицинасының уңышлары турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Татарстанда 24 мең кеше С гепатиты йоктырган

С гепатиты планета халкы өчен иң җитди авыруларның санала. Аңа каршы торырга әле күптән түгел генә өйрәнделәр. Бу өлкәдә ирешелгән уңышлар һәм авыру йоктырудан ничек сакланырга кирәклеге турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда гепатит белән авыручы 70 миллионнан артык кеше теркәлгән, Россиядә алар якынча 5 миллион, Татарстанда – 24 мең. Ел саен гепатитны дөньяда 2 миллион, Россиядә 12-15 мең, ә Татарстанда 35-45 кеше йоктыра.

«Бу авыруны йоктыручылар санына хроник С гепатиты диагнозы куелган кешеләр генә түгел, ә антитәнчекләре булган кешеләр дә керә. Авыручыларның гомуми саны турында сорау – бәхәсле, чөнки аларга әлегә ахыргы диагноз куелмаган», – дип аңлатты Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Лилия Йөзлебаева.

Лилия Йөзлебаева: «Бу авыруны йоктыручылар санына хроник С гепатиты куелган кешеләр генә түгел, ә антитәнчекләре булган кешеләр дә керә»

Авыручыларның 70 проценты – 30-49 яшьлекләр, ягъни, эшкә сәләте яшь кешеләр. Моның әһәмиятле социаль-икътисади нәтиҗәләре бар, әйтик: туучылар саны һәм көтелгән гомер озынлыгы кимү.

Инфекция ничек йога:

  • Вена аша наркотиклар кабул итү;
  • Медицина манипуляцияләре вакытында, мәсәлән стериль булмаган шприцлар кулланганда;
  • Косметология салоннарында, маникюр һәм татуаж салоннарында. Лилия Йөзлебаева сүзләренчә, бәхеткә, соңгы өч елда Татарстанда бу урыннарда авыру йоктыру очраклары булмаган;
  • Сакланмаган җенси мөнәсәбәт вакытында;
  • Көнкүрештә: чит кешенең теш щеткалары, кырынгычлары аша.

«Бүген биш вируслы гепатит актуаль: А һәм Е – алар эчәк инфекциясе аркылы йога, шулай ук , В, С һәм D – кан аркылы күчә. С гепатиты калганнарыннан хроник форма үсешенең югары булуы белән аерылып тора – бу 80 процентны тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертдинов.

30-40 яшьтән соң авыру билгесез генә узганда кешедә бавыр фиброзы һәм циррозы була. Еш кына бу әгъзаны күчереп утыртуны таләп итә.

Гепатиттан бавыр гына түгел, ә эндокрин система, тән тиресе, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бөерләр дә зыян күрә. Бу очракта пациент белән эшләүгә инфекционистлар гына түгел, ә табибларның мультидисциплинар бригадасы кушыла.

Халит Хәертдинов: «Чирнең авыр булуын бавыр декомпенсациясе барлыкка килү күрсәтә. Әгәр бу барлыкка килә икән, бу бөтен организмда чагылыш таба»

«Чирнең авыр булуын бавыр декомпенсациясе барлыкка килү күрсәтә. Әгәр бу барлыкка килә икән, бу бөтен организмда чагылыш таба. Бавыр энцефалопатиясе, геморрагик синдром, асцит, перитонит барлыкка килергә һәм шулай ук үңәч веналарыннан кан килә, бу кешене үтерә», – дип аңлатты табиб.

С гепатиты – онкология китереп чыгарырга мөмин вирус. Аның потенциаль нәтиҗәләре арасында – гепатоцеллюляр карцинома ягъни, бавыр рагы бар.

«Бары тик бавыр гына зарарланган очракта клиник картина ярлы – С гепатитын тыштан гына аерып булмый. Сары төшү сирәк күзәтелә, авыру кеше гадәттә үзен хәлсез һәм гел арыган хис итә. Кемдер үзен ялкау, дип уйларга мөмкин, әмма чынлыкта бу терапиягә мохтаҗ кеше булып чыга», – дип сөйләде Халит Хәертдинов.

Юлия Созинова: «Без һәр пациентны контрольдә тотабыз, ай саен аның буенча хисап бирәбез һәм ел ахырында аны тикшерәбез»

Татарстанда балаларда С гепатитын җиңгәннәр

«Соңгы 25 елда С гепатиты белән эшләүдә гаять зур эволюция булды. 1990 еллар уртасында «А һәм В гепатиты түгел», дигән термин бар иде, ягъни, авыруның нидән гыйбарәт булуы бөтенләй аңлашылмады. 2000 еллар башында диагностика, ә соңыннан дару терапиясе барлыкка килде. Бу гадәти дарулар ярдәмендә нәтиҗәле дәваларга мөмкинлек бирде. Дәвалау вакыты 2-4 ай. Пациентлар 100 процент очракта сау-сәламәт кешегә әверелә», – диде Татарстанның Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Юлия Созинова.

2025 елдан Россиядә «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Аның бер чарасы – «С гепатиты белән көрәш һәм бу авыру таралу куркынычларын киметү». Проект поликлиникаларда һәм стационарларда пациентларны мәҗбүри медицина иминияте полисы, федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына дару терапиясе белән дәвалауны күздә тота.

«Без һәр пациентны контрольдә тотабыз, аның буенча ай саен хисап бирәбез һәм аны ел ахырында тикшерәбез. 2024 елда С гепатитыннан Татарстанда яшәүче 1047 кеше дәваланып бетте. 2026 елда хроник С гепатиты белән авыручы 2900 пациентны дәвалау планлаштырылган, – бу ике елда терапия алган кешеләр санынча ук», – диде Созинова.

С гепатиты диагнозы куелган бөтен кеше дә пациентларның федераль регистрына кертелә. Алар терапия узганнан соң да шунда кала. Бавыр циррозы барлыкка килгән кешеләрне аеруча игътибар белән күзәтергә кирәк – хәтта гепатиттан дәваланып бетү дә кешенең тулысынча сау-сәламәт булуына гарантия бирә алмый.

Бүген ашыгыч терапиягә цирроз килеп чыккан кешеләрне алу белән генә чикләнмиләр. С гепатиты йоктырган фертиль яшьтәге яшь хатын-кызларны һәм ир-атларны – гаилә корып, сау-сәламәт балалар алып кайтырга тиешле кешеләрне дәвалау бурычы тора.

Татарстанда С гепатиты белән көрәштә саллы җиңү – балалар арасында авыру очраклары булмау. Әле 2024 елда ук Татарстанда бу авыру булган бөтен баланы да дәвалап бетергәннәр.

«2023 елдан «Круг добра» Фонды С гепатиты белән авыручы балаларны дәвалауга акча бүлә. Аларга вируска каршы терапия бирелә. Моңа мохтаҗ булган бөтен кеше дә дәваланып беткән. Татарстанда балалар арасында С гепатиты фактта юкка чыгарылды», – диде Юлия Созинова.

Сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләр булмасын өчен, вирусны вакытында ачыклау һәм терапия башлау мөһим. Шулай итеп, профилактиканың төп ысулы – скрининг

Профилактиканың төп ысулы – скрининг

«С гепатитыннан үзенчәлекле профилактика алымнары юк. Вакцина да юк, әмма аны әзерләү кайбер илләрдә алып барыла», – диде Лилия Йөзлебаева.

В һәм D гепатитыннан прививка бар һәм аны табиблар куллана. Аны балага туып берничә сәгать узуга ясыйлар. Авыру йоктырмас һәм ул алга таба үсмәсен өчен һичшиксез прививка ясатырга кирәк.

Сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләр булмасын өчен, вирусны вакытында ачыклау һәм терапия башлау мөһим. Шулай итеп, профилактиканың төп ысулы – скрининг. Аны донорлар, йөкле хатыннар, бавыр авырулары булган кешеләр һәм медицина хезмәткәрләре узарга тиеш.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2024 елның 30 августында гамәлгә кергән боерыгы буенча, Россиядә 25 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше ун елга бер мәртәбә С гепатитына антитәнчекләргә анализ бирә ала.

«Безнең эшнең төп максаты – сакланып калган гомерләр һәм пациентларның ышанычы. Татарстанда С гепатиты йоктырган бөтен кеше дә дәваланып бетәр, дип өметләнәбез», – диде Юлия Созинова.

TOP