Россиянең үзәк төбәкләрендә соңгы 30 ел эчендә климат җылыну үсемлекләрнең үсү һәм үсеш вакытын — вегетация чорын дүрт көнгә арттырган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Демидов исемендәге Ярославль дәүләт университетының экология һәм зоология кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Ольга Гусева.сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә Россия үзәгендә уртача еллык температура 1,2-1,5 градуска күтәрелгән. Шул ук вакытта кышкы айларда температура ныграк үзгәргән: гыйнвар температурасы 2,9-3,5 градуска арткан, ә июльнеке – 0,8-1,6 градуска.
«Уртача еллык температуралар күтәрелү сәбәпле, вегетация чорының озынлыгы арта. Бу – һава температурасы +5 градустан югарырак булган вакыт. Ярославльдә бу чор дүрт көнгә артты: хәзер ул ике көнгә иртәрәк башлана һәм ике көнгә соңрак тәмамлана», — дип аңлата галимә.
Аның сүзләренчә, климат үзгәрүне кешеләр сизми диярлек.
«Үсемлекләрнең үсү вакыты озыная, бу бакчачылар өчен яхшы. Өйләрне җылыту вакыты кыскара, ә төзелеш эшләрен алып бару вакыты озыная», — дип аңлата белгеч.
Әмма бу үзгәрешләрнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында төгәл генә әйтеп булмый. «Бер яктан, җылы булу яхшы. Икенче яктан – корылык куркынычы бар: су тиз парга әйләнә, ә явым-төшемнәр азрак була. Бу бер төр үсемлекләр өчен файдалы булса, икенчеләре өчен зыянлы булырга мөмкин. Уңышка башка сәбәпләр дә йогынты ясый», — дип өсти эколог.