Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы тотрыксыз булуы көтелә: яңгыр, юеш кар һәм көчле җилләр күзәтелергә мөмкин.

10 апрель (җомга) көнне республикада болытлы һава торышы сакланачак. Төнлә бераз яңгыр явуы көтелә. Көндез яңгыр һәм юеш кар фаразлана, көнчыгыш районнарда урыны белән көчле булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәчәк, яшенле яңгырлар да булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 0...+5°, көндез +2...+7°, көньякта +12°га кадәр күтәреләчәк.

11 апрельдә исә төнлә бераз яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура -2...+2°, көндез +10...+15°.

12 апрель (якшәмбе) урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы +1...+6°, көндез +10...+15°.

13 апрельдә, ягъни атна башында җылы һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явуы көтелә. Көндез температура +11...+16° тәшкил итәчәк.

Синоптиклар кисәтә: һава шартларының кисәк үзгәрүе сәбәпле, юлларда сак булырга киңәш ителә.

TOP