Электрон полис рәсмиләштергән машина йөртүчеләр аның бастырылган версиясен үзләре белән йөртергә тиеш түгел.
РФ Югары суды мондый карарны Свердловск өлкәсе кешесенең шикаяте буенча кабул итте. Аны кәгазь күчермәсе булмаган өчен 500 сумлык штрафка тарткан булганнар. Суд раслаганча: әгәр полис гамәлдә булса һәм тиешенчә рәсмиләштерелсә, кәгазь версиясенең булмавы хокук бозу булып саналмый.