Хәрби эксперт Алексей Леонков Дмитрий Медведевның Украинадагы конфликтның тәмамлану срогы турындагы сүзләренә ачыклык кертеп үткән.
Ел азагында махсус хәрби операция барышында борылыш башланырга мөмкин. Хәрби эксперт Алексей Леонков “РосБалт” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Россия Иминлек советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” рәисе Дмитрий Медведевның, Россия якын киләчәктә җиңүгә ирешүгә исәп тота, дигән сүзләренә ачыклык кертеп, шулай дип белдергән.
“Безнең бәяләмә буенча, шулай ук дөнья күләмендәге белгечләр бәяләмәләре буенча, ел башында барысы да нәкъ менә быел төгәлләнер кебек иде. Әмма дошман бик күп пилотсыз очкычлар әзерләгән. Алар Мәскәүгә дә, башка төбәкләргә дә һөҗүм итә. Шул рәвешле безгә террорчылык сугышы белән очрашырга туры килде. Безгә аның белән исәпләшмичә булмый. Әлбәттә инде, мондый һөҗүмгә каршы тору өчен кешеләр, ресурслар, башкасы кирәк. Шул ук вакытта фронт линиясендә дә, элеккечә үк, бик күп санда пилотсыз очкычлар күзәтелә”, – дип билгеләп үткән эксперт. Шуңа күрә, аның әйтүенчә, махсус хәрби операциянең быел тәмамланачагына өметләнеп булмастыр.
“Килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, борылыш агымдагы ел азагына таба башланыр кебек. Ә инде сугыш хәрәкәтләренең төгәлләнүен 2027 елда көтәргә мөмкин булыр шикелле”, – дигән фикерен җиткергән Леонков.