Теге яки бу сервисны “ватканда”, кулланучылар базасы интернет киңлегенә “агып чыга”. Кайвакыт – гади текст белән, кайвакыт – шифрланган рәвештә (заманча исәпләү техникасы мондыен да бик тиз “укый”). Белгеч Александр Гусев “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, мәгълүматлар “акканнан” соң, “логин-пароль” пары бер үк төрле пароль кулланучының “ватылган” сервистагы гына түгел, башка сайтлардагы аккаунтларының да төп ачкычына әйләнә.
Белгеч сүзләренә караганда, махсус программалар урланган логин-парольне санаулы минутлар яки сәгатьләр эчендә меңнәрчә сайтлар аша “уздыра”. Ботлар бер үк парольне берьюлы йөзләрчә мәйданчыкта тикшерә. Шуңа күрә мәгълүматларның “агуы” билгеле булуга ук кулланучыга счетларындагы акчасының иминлеген кайгырта башларга кирәк: биредә сүз көннәр турында түгел, бәлки сәгатьләр турында бара.