БПЛА һөҗүме аркасында ике бала һәлак булган

22 август иртәсендә Краснодар краеның Ейск районында пилотсыз очкычлар гражданлык инфраструктурасына һәм торак йортларга һөҗүм иткән.

Һөҗүм нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган, тагын ике өлкән кеше зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган.

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев һәлак булган балаларның якыннарының кайгысын уртаклашты.

БПЛА калдыклары төшкән шәхси секторда оператив хезмәтләр эшли. Шулай ук дрон калдыклары порт территориясендәге бер предприятиегә төшкән, анда янгын чыккан. Хәзер аны сүндерү эшләре бара.

Ейск районы башлыгы Роман Бубликка килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм вәзгыять турында даими хәбәр итеп тору йөкләнгән. Зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.