Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында чыккан янгында 79 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Аларның 51 яшьлек улын ут төртүдә шикләнәләр.
Тикшерү комитетының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга узган төндә булган. Тикшерү версиясе буенча, 51 яшьлек ир-ат, алдан исерек хәлдә булып, әти-әнисе йортындагы бүлмәләргә җиңел янучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Янгын аркасында йорт хуҗалары — 79 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.
Янгын вакытында шикләнелүченең үзе, хатыны һәм 16 яшьлек оныгы пешкән. Алар Буа үзәк хастаханәсенә озатылган. Тикшерүчеләр «гомумкуркыныч ысул белән кылынган ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.