Ярты ел эчендә Россиядә интернет аша сәүдә итү күләме арткан

Быелның алты аенда Россиядә интернет аша сәүдә итү күләме 19 процентка диярлек арткан. Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) мәгълүматлары буенча, маркетплейслар барлыгы 7,2 триллион сумлык товар саткан.

АКИТ җитәкчесе Артём Соколов әйтүенчә, интернет-сәүдәнең үсүенә төбәкләр зур этәргеч бирә. Барлык күләмнең 80 проценты чамасын нәкъ менә төбәкләр тәэмин итә. Мәскәү һәм Санкт-Петербургның икесенә нибары 20 процент туры килә. Илнең ваклап сату өлкәсендә интернет-сәүдә өлеше 20,9 дан 22,2 процентка җиткән.

Товарларның күпчелек өлеше (96,6 проценты – 6,9 триллион сум) Россия интернет кибетләре һәм платформаларыннан сатып алынган. Нибары 3,4 проценты (245,8 миллиард сум) гына чит илләрдән кайтарылган.