Балаларны террорчылар йогынтысыннан саклаучы «Выход 31» проекты эшли башлады

Россиядә балаларга террорчыларның яллаучылары йогынтысына бирешмәскә ярдәм итүче «Выход 31» мәгълүмати проекты эшли башлады.

Проект балалар һәм яшүсмерләрне террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырышкан кешеләрдән саклауга юнәлдерелгән. Аның исеме Россия Җинаять кодексының 31нче маддәсенә бәйле. Бу маддә җинаятьтән ирекле баш тарту турында.

Проект сайтында гади һәм аңлаешлы киңәшләр урнаштырылган. Мәсәлән, кем дә булса куркытса, акча яки башка нәрсә тәкъдим итеп үгетләсә, мәгълүмат җыярга, ут төртергә яки теракт кылырга этәрсә, нишләргә кирәклеге аңлатыла.

Белгечләр балаларга шикле кешеләр белән аралашмаска һәм аларның биремнәрен үтәмәскә киңәш итә. Мондый очракта куркыныч турында ышанычлы өлкән кешегә, хокук саклау органнарына хәбәр итү мөһим.

«Выход 31» проекты балаларга куркыныч ситуацияне вакытында танырга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә. Проект турында тулырак мәгълүматны аның рәсми сайтында табарга мөмкин.