Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге буенча антирейтингка эләккән компанияләр мәгълүм булды

Татарстан Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе оешмалар йөртүчеләренең хәрәкәт кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләре буенча яңа исемлек булдырган.

Предприятиеләр җитәкчеләре игътибарын юлларда иминлек мәсьәләләренә җәлеп итәргә тиешле рейтинг гыйнвардан июль аена кадәрге статистика мәгълүматлары нигезендә төзелгән. Казанның һәм республикадагы башка зур шәһәрләренең оешмалары антирейтинг лидерларына әйләнгән.

Беренче урынга “Лаборатория РТХ” компаниясе чыккан: әлеге оешманың йөртүчеләре 528 тапкыр кагыйдә бозган. Алабуганың “АВП Групп” предприятиесе (459 бозу) – икенче, Чаллының “Райз” предприятиесе (415) – өченче. Шулай ук Әлмәт шәһәренең “Нефтестройэнерго” компаниясе (411) һәм “ПСО” Казань” (406) беренче бишлеккә кергән. Моннан тыш антирейтингка ИТЦ ТКС Поволжье (401) һәм Чаллының “Детали машин” фирмасы (384) эләккән. Казанның “ПК Профснаб”, “СТР” һәм “Амаль транс” (һәркайсына – 300дән артыграк бозу очрагы туры килә) антирейтингта соңгы – унынчы урынны алган. Шушы дистә компания барлыгы 4 меңнән күбрәк юл хәрәкәте бозу очрагына юл куйган. Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, ел башыннан республика юлларында 1663 юл һәлакәте теркәлгән.

183 кеше һәлак булган, 2021е җәрәхәтләнгән-имгәнгән. Бу саннар юллардагы тәртипнең чиктән тыш мөһим булуын бик ачык күрсәтә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе оешмалар җитәкчеләрен хезмәткәрләренең хәрәкәт кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә, даими рәвештә инструктажлар үткәрергә чакыра. Кагыйдәләрне санга сукмау, тизлекне арттыру, юллардагы башка тәртипсезлекләр административ җаваплылыкка китереп кенә калмыйча, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә дә турыдан-туры яный.