Руслан Риманас һөнәрчелек, хәтер, гореф-гадәтләр һәм аяк киеме ясау аша үзенең үткәне һәм мәдәни мирас турында уйланучы кеше турындагы «Сәхтиян» яңа урам спектакленең премьерасына чакыра.
Спектакль 5 сентябрьдә (18.00) – Әлмәттә «Каракүз» скверында, 6 сентябрьдә (18.00) Казанның Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае паркында, 7 сентябрьдә (18.00) Иннополисның Квант бульварында, 8 сентябрь (18.00) Казанда — ЦУМда, 19 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында булачак.
Керү ирекле.