Депутатлар шәхси ихтыяҗлар өчен асралган кошларны мәҗбүри исәпкә алудан азат итәргә тәкъдим итә

Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен генә асраган һәм эшкуарлыкта кулланмаган йорт кошларын мәҗбүри исәпкә алудан азат итәргә кирәк.

Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасындагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Евгений Ревенко белдергән.

Аның сүзләренчә, фермерлар һәм продукция җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен ветеринария контроле сакланырга тиеш. Шул ук вакытта таләпләр кошларның асрау максатын да исәпкә алырга тиеш.

Ревенко билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьдән үз көченә кергән Россия Хөкүмәтенең №550 карары белән бәйле рәвештә, гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә.

Куры. ФОТО: ТИ

Депутат ветеринария контроле терлекләр һәм кошлар санын күзәтү, инфекцияләр таралуны булдырмау өчен кирәклеген әйтте. Әмма шәхси хуҗалыкларда артык административ киртәләр булырга тиеш түгел, дип саный ул.

Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, йорт кошларын исәпкә алу түләүсез башкарыла: хуҗалыкка ветеринария белгече килә һәм кош-корт исәпкә алына.

«Бурыч — ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм шул ук вакытта бизнеска куелган таләпләрне гадәти шәхси хуҗалыкларга кагылдырмау», — дип ассызыклады Ревенко.

TOP