«Ура, Авылга!»: республиканың 45 авылында милли үзенчәлекле лагерьлар эшләячәк

Татарстанның 15 районында «Ура, Авылга!» дигән көндезге лагерьлар оештырылачак. Аларда 7дән 17 яшькә кадәрге 3 000гә якын бала һәм үсмернең ял итүе күздә тотыла.

Гаризалар сылтама аша кабул ителә.

«Ура, Авылга!» – республиканың төрле районнарында милли традицияләргә нигезләнеп оештырыла торган көндезге бушлай лагерь. Анда балалар һәм үсмерләр татар, удмурт, чуаш һәм марилар мәдәнияте белән таныша, мастер-классларда. экскурсия, төрле ярышларда катнаша.

Лагерьлар 11 июньнән 14 августка кадәр оештырыла:

● Аксубай районы – 18-22 июнь

● Апас районы – 27 июль-14 август

● Арча районы – 22 июнь-10 июль

● Балтач районы – 22-26 июнь

● Биектау районы – 29 июнь-3 июль

● Чүпрәле районы – 13 июль-2 август

● Зәй районы – 22 июнь-17 июль

● Кукмара районы – 22 июнь-10 июль

● Мамадыш районы – 7-11 июль

● Түбән Кама районы – 23 июнь-25 июль

● Саба районы – 29 июнь- 4 июль

● Спас районы – 11-20 июнь

● Теләче районы – 6-24 июль

● Чирмешән районы – 13-31 июль

● Ютазы районы – 16-20 июль.

Сменаларның кайсы авылларда узачагы, программалары турындагы мәгълүматлар белән «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә танышырга мөмкин.

«Ура, Авылга!» проекты рәттән өченче ел гамәлгә ашырыла. Узган елда 10 муниципаль берәмлекнең 30 авылында 2 000гә якын бала ял иткән.