Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы эшли башлады. Хөрмәткә лаек кешеләр исемлегендә Ютазы районының Урыссу бистәсендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернаты директоры Илдар Дусәлимов та бар.
Илдар Дусәлимов 1995 елдан бирле мәгариф өлкәсендә эшли. «Белемем буенча мин физика укытучысы. 2010 елда интернат директоры итеп куйдылар. Яшермим, эшебез җиңел түгел. Үзенчәлекле балалар белән эшләү сабырлык таләп итә. Педагоглар белән дә уртак тел таба белү бик мөһим. Район тарафыннан Электрон мактау тактасына тәкъдим ителүемне белгәч, әлбәттә, сөендем. Эшемә карата игътибар дип кабул иттем. Аннары бездә укучы балаларның да рәхмәтедер бу, дидем. Исем-фамилиям ел буена бөтен республика халкына күренеп торачак», – ди ул.
Аның сүзләренә караганда, Электрон мактау тактасына эләгү җаваплылык та өсти. «Алга таба тагын да тырышып эшләргә, зур үрләр яуларга этәргеч бирә», – ди Татарстанның атказанган укытучысы.
Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын зур һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибәле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.