Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивале узды. Мәктәп укучыларыннан алып авыл хезмәтчәннәренә кадәр катнашкан юмор бәйгесендә Сабадан җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте Гран-при иясе булды.
Төп җиңүчегә 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Башка җиңүчеләргә килгәндә, жюри әгъзалары I урынны Казан энергетика көллияте һәм Казан дәүләт энергетика университетының «Авара» җыелма командасына бирде. II урында – КФУдан «Шәлперәймәс егетләр» командансы. III урынга Чаллының «ШоК» командасы лаек дип табылды.
Катнашучылар арасында Татарстанның барлык районнарында яшәүчеләр, шулай ук Уфа һәм Пензадан килгән командалар бар иде. Оештыручылар якын киләчәктә татар КВН лигасының дөньякүләм чемпионатын уздырырга ниятләүләре турында әйтте.
Фестивальдә җәмгысе 25 команда катнашты. Алар арасында «Мәхәббәт» (Чаллы), «Супер крәшен» (Тукай районы), «Батырлар» (Саба районы), «Игенче» (Саба районы), «Ащкызлар» (Пенза шәһәре), «Щиток» (Уфа шәһәре), «Гөлпәриләр» (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), «Түбәтәйле яшьләр» (Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, «Эксклюзив» (Чаллы), «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Шәп» (Түбән Кама шәһәре, Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназия), «ТатМак» (Кама Тамагы) бар. Шулай ук «Биектау кызлары» (Биектау районы), «Матур чәчәк» (Түбән Кама районының 8 нче номерлы урта мәктәбе), «Алмашлыклар» (Алабуга шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясе), «Котылдык» (Теләче районы), Самара шәһәре, Алексеевск районы, Лаеш районы, «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Разъезд братьев Комаровых» (Казан дәүләт энергетика университеты, «Авара» (Казан энергетика көллияте), КФУ командасы, «Крәшеннәр», «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ) һ.б. командалар чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.