Кукмара районында «Сосенка» лагере ашханәсен капиталь ремонтлау 88 процентка төгәлләнгән

Кукмара районы «Сосенка» сәламәтләндерү-ял учреждениесенең ашханә бинасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Хәзерге вакытта объектның әзерлеге – 88 процент, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә билгеләп үтүләренчә, төзүчеләр инде бизәкләү һәм электр монтажлау эшләрен башкарган, шулай ук ишекләрне алыштырган.

Ремонт эшләре тәмамланганнан соң ашханә берьюлы 100гә якын кешене кабул итәчәк.