Эверестка кулларында менеп рекорд куйган Рөстәм Нәбиев: «Исән булганда көрәшегез!»

Татар егете Рөстәм Нәбиев Эверест тавын буйсындырган. Ул куллары белән генә тау башына менгән беренче кеше булып танылды.

Моның белән бары тик шуны әйтәсем килә: исән булганда көрәшегез. Зинһар, ахыргача көрәшегез!» – дип мөрәҗәгать иткән батыр егет социаль челтәрдәге язылучыларына.

Дөньяның иң бик тау түбәсенә менгәндә Рөстәмгә авыруга каршы торырга да туры килгән. Тау башыннан зур боз кисәге килеп төшү куркынычы килеп чыгу сәбәпле, катлаулы сәфәрне вакытлыча кичектереп торырга да туры килгән. Шуңа да карамастан, алар вакытыннан алда максатларына ирешкәннәр.

Рөстәм Нәбиев Башкортстанның Чакмагыш авылында туган. Армиядә хезмәт иткәндә казарма җимерелү аркасында ике аяксыз калган. Соңгы елларда Манаслу, Эльбрус, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа һәм Арарат тауларын буйсындырган.