Татарстан табиблары беренче тапкыр сырхауның бот сөяген алыштырган

Татарстанда республика клиник онкология диспансеры табиблары бер хатын-кызның яман шештән таркала башлаган бот сөяген алыштырган.

Бу хакта “Татар-информ” медицина учреждениесенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Узган елның апрель аенда әлеге хатын-кызның аягы бик нык авырта башлаган. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча аңа саркома диагнозы куйганнар.

Федераль үзәктән биопсия нәтиҗәләрен көткән бер мәлдә, яман шеш, бот сөяген җимереп, бик аянычлы хәлгә – сөякнең сынуына китергән. Гадәттә мондый очракта аякны кисәргә туры килә. Диспансерның табиблар консилиумы, сөяк сынуга һәм федераль үзәктән әле белешмә килеп җитмәүгә карамастан, химиотерапия башлап җибәрергә карар кылган. “Безнең бурыч – шешнең үсүен туктатып, операция ясау мөмкинлеген карау иде”, – ди №1 химиотерапия бүлеге мөдире Рөстәм Сафин.

Химиотерапия әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән. Авырту шактый ук кимегән, торып басу һәм хәтта ортез (авырткан кул яки аякка киеп куела торган махсус медицина эшләнмәсе) белән йөрү мөмкинлеге пәйда булган. Шешнең үсүдән туктавы ачыклангач, табиблар хирургия этабына күчкән. Шулай итеп, декабрь аенда Татарстанда әле моңарчы күрелмәгән операция ясалган.

Хатын-кызның яман шештән зыян күргән бот сөяге, бот һәм тез буыннары тулысынча протезга алыштырылган. “Яман ишеш асылда бөтен бот сөягенә зыян салган иде. Без, аякны саклап, радикаль операция ясауга ирештек, – дип билгеләп үткән № 16 онкология бүлеге мөдире Илдар Сафин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.