Татарстанның Саба районы Иләбәр авылында тау чаңгысы комплексының беренче чиратын төзүгә 162 млн сум юнәлдереләчәк.
Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган. Эшләрнең башлангыч этабы кысаларында җир эшләре, фундаментлар һәм нигезләр төзү, тышкы электр челтәрләре һәм элемтә линияләре салу планлаштырыла.
Моннан тыш, проект калкулык формалаштыруны, укыту битләвен төзекләндерүне һәм тау чаңгысы трассасын әзерләүне күздә тота. Комплексның беренче чиратын төгәлләү агымдагы елның декабренә билгеләнгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасының Саба районында тау чаңгысы комплексын ачу планлаштырыла. Ул Байлар Сабасы белән Шәмәрдән арасында, Миңгәр авылы янында урнашачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.