Мөселманнарның иң изге ае – рамазан ае сизелми дә узып бара. 20 март көнне ислам динендәге төп бәйрәмнең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелә.
Республиканың шәһәр мәчетләрендә һәм Казанда бәйрәм чаралары 6:30 сәгатьтә Коръән укудан башлана. 7:00 сәгатьтән 7:30 сәгатькә кадәр имамнар бәйрәм вәгазе укый, ә 7:30 сәгатьтә гает намазы башлана. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында шәһәр мэриясенең иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов хәбәр итте.
Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, маршрутлары шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты инде 5:00 сәгатьтән үк йөри башлаячак.
Көндезге бердә мөселманнар өчен изге рамазан ае тәмамлануга багышланган ел саен үткәрелә торган «Рамазан фест» чарасы узачак. Бәйрәм мәйданчыклары Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында ачылачак. Программада театральләштерелгән тамашалар, ярминкәләр, шулай ук мастер-класслар һәм балалар өчен уеннар каралган. Моннан тыш, чара кунаклары өчен көн дәвамында фуд корт эшли. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре оештыра.
Илгиз Сарманов билгеләп узуынча, шәһәрнең барлык оператив хезмәтләре җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен җәлеп ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: быел рамазан ае 29 көн дәвам итте. Ураза19 мартта тәмамланачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.