Казанда 100 мең сум һәм аннан артыграк хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләр билгеле

Казанда 100 мең сум һәм аннан артыграк хезмәт хакы тәкъдим ителгән вакансияләрнең күбесе төзелеш өлкәсенә туры килә. РИА «Новости» уздырган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, югары эш хакы түләнгән эш урыннары буенча төзелеш (50%), транспорт һәм логистика (48%), шулай ук стажировкалар (45%) алга чыккан.

Башка төбәкләргә килгәндә, айлык хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән иң күп вакансияләр Мәскәүдә ешрак очрый. Башкалада транспорт һәм логистика (64%), төзелеш һәм күчемсез милек (63%), шулай ук җитештерү һәм агросәнәгать (59%) тармаклары өстенлек итә.

Тикшеренү уздыру өчен ил күләмендә беренче кварталдагы 200 меңнән артыграк вакансия барланган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.