Татарстан Республикасы талпан энцефалиты буенча Россиянең эндемик төбәкләре исемлегенә керде.
Роспотребнадзорның МАХ мессенджерындагы каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Татарстаннан тыш, исемлектә Идел буе федераль округының башка төбәкләре дә бар. Алар — Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Марий Эл һәм Удмуртия республикалары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.