Американың Калифорния штатында яшәүче хатын-кыз үлемгә охшаш халәт кичергән бер мәлдә нәрсәләр күрүе турында сөйләгән. «Российская газета» The Sun басмасы мәгълүматларына таянып шул хакта яза.
Бу хәл 2018 елның ноябрендә килеп чыккан. Бейкер исемле әлеге хатын-кызда бик көчле астма өянәге килеп чыккан. Бичара, хәле үтә начар булганлыктан, телефонын алып, «Ашыгыч ярдәм» дә чакырта алмаган. Аңын югалта башлагач, алдына мәрхүмә әбисе килеп баскан. Янәсе, кулын Бейкерның маңгаена куеп, оныгына сулыш алырга ярдәм итә башлаган.
Ул шулай ук фәрештә белән бер хатын-кызны очраткан. Шуннан, тәненнән «аерылып», бик якты тоннель аша «очуын» тойган. Каршына очраган «җан ияләре» аңа аңның башка баскычына күчәргә ярдәм иткән.
Бейкер исән калган. Хәзер ул ниндидер югары көчләргә һәм мәңгелек тормышка ышана, дип билгеләп үтелгән чит ил басмасында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.